Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә 61 кеше этнографик диктант язды
Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы Татарстанга кагылышлы иде.
(Чирмешән, 3 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешәндәге үзәк китапханәдә узган “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясендә 61 кеше катнашты. Алар арасында пенсионерлар да, мәктәп укучылары да бар иде. Бу турыда район басмасы яза.
Түбән Чегодай авыл китапханәчесе Разыя Фәсхетдинова: "Минемчә, быел сораулар кызыграк булды. Республикада яшәүче халыкларга кагылышлы сораулар булуы да бик әйбәт. Мондый чаралар кирәк шул, алар эзләнергә, укырга, белемне арттырырга этәрә", - диде.
Диктант биремнәре утыз сораудан тора. Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы Татарстанга кагылышлы иде. Җавап язу өчен 45 минут вакыт каралган. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь утыз балл бирелергә мөмкин.
Этнографик диктантның җаваплары 10 ноябрьдә www.miretno.ru сайтында бастыралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз