news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә 43 төлке атканнар

Быел бу төбәктә төлкеләр азган

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Чирмешән районы үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында яшәүчеләрнең тавык, күркәләрен төлке буып чыккан. Кешеләрне санга да сукмый, ди.

Кырларда азык калмаганлыктан, төлкеләр көзге якта – октябрь, ноябрь айларында торак пунктларга килә. Гадәттә, авыл читендәге урамнардагы хуҗалыкларга керәләр. Бу чорда төнгегә абзарларны бикләп йөрергә киңәш итәбез. Этләрне дә бәйдә тотарга кирәк. Аларга һәм мәчеләргә прививка ясату - бу йорт хайваннарын төлкеләрдән күчәргә мөмкин булган котыру чиреннән саклаячак, дип киңәш итә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мостафин.

2014 ел башыннан район аучылары бу хайваннарның 43сен атканнар. Узган ел брайонда төлкеләрдән котыру чире йоктыруының дүрт очрагы мәгълүм булды, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot