news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә 37 шәхси йорт файдалануга тапшырылган

Хәзер субсидия алуга 184 гаилә чиратта тора.

Чирмешәндә 37 шәхси йорт файдалануга тапшырылган
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 30 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Агымдагы елның беренче яртыеллыганда Чирмешән районында гомуми мәйданы 3482 квадрат метр булган 37 шәхси йорт файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 70 проценты диярлек. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Керкәле авылындагы сигез йорт “Арендага – торак” программасы кысаларында республиканың дәүләт торак фонды аша төзелде. Ел ахырына кадәр монда һәм Чирмешәндә, Күтәмәдә, Урманасты Үтәмештә арендага бирү өчен 33 йорт салынырга тиеш.

-Районда тораклы булырга теләүчеләр бик күп, - ди районның башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге баш белгече Рәмзия Гайсина. -Беренче яртыеллыкта тугыз яшь гаилә торак төзүгә 4 миллион 188 мең сум субсидияле булды һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен программа нигезендә тагын сигез гаилә шул ук күләмдә дәүләт ярдәмен алды.

Барлыгы – 8 миллион 476 мең сум. Хәзер субсидия алуга 184 гаилә чиратта тора. Барысы да финанслауга бәйле.

2006 елдан, авыл җирендә яшәүчеләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаганнан бирле, дәүләт ярдәме алган 229 кеше өй туе үткәргән, аларга барлыгы 193 миллион 209 мең сум акча бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100