news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә 33 егет һәм кыз паспорт тапшырдылар

Ел башыннан барлыгы 115 яшүсмер паспортлы булган.

(Чирмешән, 14 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Яңа ел алдыннан районның тагын 33 яшь гражданына, тантаналы шартларда, төп документларын тапшырдылар. Ел башыннан барлыгы 115 яшүсмер паспортлы булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 31 яшьлек Таҗикстан кешесе – Илһам Икромов та Россия гражданлыгы алды, аңа да паспорт тапшырдылар.

Район мәдәният йортында узган бу чарада, соңгы айларда 14 яшь тулган малайларга һәм кызларга, паспортлар белән бергә истәлек бүләкләре дә бирделәр.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде һәм тормыш юлын бу документларына тап төшермичә, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермичә үтүләрен теләде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot