Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә 23 елдан соң фонтан яңадан эшли башлаган
Фонтан 1995 елны ук ясалган булган, тик моңарчы эшләмәгән.
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең Җәмәгать суды һәм җинаять инспекциясе урнашкан бина (элеккеге “Чирмешәннефть” идарәсе) каршында фонтан эшли башлаган. Бу хакта “Безнең Чирмешән” хәбәр итә.
Фонтан 1995 елны ук ясалган, әмма, нишләптер, ул эшләмәгән.
“Мин бирегә эшкә килгәч үк, бу фонтан белән кызыксындым, - ди җәмәгать судьясы Наилә Вәгыйзова. - Быел коммуналь челтәрләре җәмгыятенә мөрәҗәгать иттем. Алар килеп, аның төзеклеген тикшерделәр, бераз ремонт үткәрдек һәм фонтанны кабызып та җибәрдек”.
Киләчәктә фонтан реконструкцияләнәчәк.
Чирмешәндә “Кәрвансарай” сәүдә йорты каршындагы фонтанны да якын көннәрдә кабызырга тиешләр. Ә менә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындага фонтан төзек түгел, насосы янып чыккан. Яшьләр мәйданчыгындагы һәм Нагорный белән Карл Маркс урамнары киселешендә ясалган фонтаннарны, гомумән, сүтеп үк алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз