Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә 109 миллион сумлык универсаль спорт залы төзелгән
Спорт залы уку-күнегү дәресләре өчен каралган, анда баскетбол, волейбол, мини-футбол да уйнарга, 12 тренажерда шөгыльләнергә мөмкин.
(Чирмешән, 12 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә республика бюджетыннан бирелгән 109 миллион сум акчага универсаль спорт залы төзелде. Бинаны файдалануга тапшыру чарасында Татарстан Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты. Бу турыдда җирле басма хәбәр итә.
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексы янәшәсендә әлеге универсаль спорт залын бер ел элек төзи башладылар. Тиз төзеделәр, тирәсен дә матурладылар.
30 га 24 метр үлчәмдәге спорт залы уку-күнегү дәресләре өчен каралган, анда баскетбол, волейбол, мини-футбол да уйнарга, 12 тренажерда шөгыльләнергә мөмкин. Икенче катны бокс залы итмәкчеләр.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, Премьер-министр урынбасары башка кайбер төзелеш объектларында эш барышы белән танышты, күптән түгел генә үзгәртеп корылган Лашман балалар бакчасын да карап чыкты, ремонттан канәгать булуын белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз