news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә 103 миллион сумга яңа спортзал төзиләр

Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә күтәрелә.

(Чирмешән, 21 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә кү-
тәрелә. Казаннан килгән осталар төзелеш эшләрен кышкы суыкларда да туктатмыйлар, дип яза җирле басма.

Республика программасы буенча төзелүче бу спорт объектына 103 миллион сум акча каралган. Бу көннәрдә осталар бинага су үткәргечләр сузу белән мәшгуль, канализация челтәрләре ясалган да. Әле җылылык үткәргечләр һәм газ челтәрләре сузарга кирәк. Аннан соң осталар эчке эшләргә керешә.

24Х48 метрлы универсаль спорт залында спортның барлык төрләре, хәтта велоспорт белән дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булачак. Биредә үк тренажер залы, душ, киенү-чишенү бүлмәләре ясау да каралган. Спорт объекты өчен автомобиль кую урынын физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасы артындагы мәйданчыкта ясау планлаштырыла. Бина тирәсен төзекләндерү эшләре яз көне башкарылырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot