news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә 10 яшьлек бала коега төшеп киткән

Баланы тапкан волонтерның бил сөяге сынган.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Чирмешәндә 10 яшьлек малай коега төшеп киткән һәм аздан гына өшеп үлмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Узган яшәмбе кичендә полиция бүлегенә авылда бер малайның югалуы турында хәбәр килгән.

Баланы 135нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм 120 волнтер эзләргә чыккан.

Алар малайны Чирмешән елгасы буеннан, урманнан һәм Сабантуй мәйданыннан эзләгән.

Бер сәгать эзләгәннән соң «Чирмешән районы гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Юбилей урамындагы өч метр тирәнлегендәге канализация коесына төшеп киткән. Ул малайны шунда тапкан да.

Малай башта ярдәм сорап кычкырган, аннары хәле бетеп кое төбенә яткан. Табиблар әйтүенчә, тагын бер сәгатьтән ул өшеп үлгән дә булыр иде.

Баланы коедан чыгарып табибларга тапшырганнар. Малайны да, аны коткарган чагында бил сөяген сындырган волонтерны да хастаханәгә озатканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100