news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыяте 36 мең тонна известь оны җитештергән

Республикада унҗиде известь карьеры бар, райондагы известь оны сыйфаты ягыннан икенче урында.

(Чирмешән, 10 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).“Чирмешәнагрохимсервис” җәмгыяте былтыргыдан да 4 мең тоннага күбрәк, ягъни 36 мең тонна известь оны җитештергән. дип яза җирле басма.

-Планны үтәдек, продукциябезне алып бетерделәр, аны Әлмәт, Нурлат, Аксубай районнарына да озаттык, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. –Известь оны җитештерү - республикадан дәүләт заказы, шуңа бюджеттан 4 миллион 200 мең сум акча - субсидия бирделәр. “БИО АГРО” һәм “Әккәрәй” җәмгыятьләреннән дә акча көтәбез, аларда әче туфраклы җирләрне үзебез известьлап бирдек. 10 мең тонна известь онын районыбыз ихтыяҗлары өчен кулландык дия алабыз.

Республикада унҗиде известь карьеры бар икән, райондагы известь оны сыйфаты ягыннан икенче урында.

Известь карьерында быелгы сезон тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100