news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Чирмешәнагро" җәмгыяте язгы кыр эшләренә чыгарга әзер

Ел саен хезмәткәрләргә бер төрле эш киемнәре бирәләр, быел хәтта җылы курткалар да таратканнар.

(Чирмешән, 12 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Тиздән язгы кыр эшләре башланыр, димәк машина – трактор паркларыннан, гаражлардан техника кырга кузгалачак. Эшләрнең уңышлы баруы беренче чиратта техниканың төзеклегенә дә бәйле. Шуны да истә тотып, яз айларында авыл хуҗалыгы преприятиеләрендә техник карау уза. Районда бу эшне “Чирмешән АГРО” җәмгыятендә ел саен диярлек иң беренчеләрдән булып һәм иң оешкан төстә үткәрәләр, - дип яза җирле басма.

-Техникага гына түгел, иң әүвәл кешеләргә игътибар булырга тиеш. Уңайлы эш шартлары тудырырга кирәк, -ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Биредә техниканы көздән үк ремонтлый башлыйлар, бу эш кыш айларында да тукталмый, чөнки монда җылы гараж бар, белгечләр үз урыннарында, запас частьләр белән проблема юк, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр. Ел саен хезмәткәрләргә бер төрле эш киемнәре бирәләр, быел хәтта җылы курткалар да таратканнар.
Җәмгыятьтә 22 берәмлек техниканы дәүләт техник карауга бик яхшы әзерләгәннәр.

-11 берәмлек автотранспорт тикшерелде, - ди “Таттехконтроль” җәмгыяте эксперты Рафаэль Гатин. -Барлык машиналар да төзек. Барысында даут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Безнең тарафтан дәгъва юк.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча инженер-инспекторы Илнүр Сәлахов та 11 берәмлек тракторны карап чыккач, канәгать булып калган.

-Тракторлар, тагылма агрегатлар ремонтланган, буялган, тәртипкә китерелгән. Механизаторларның таныклыклары бар, берсенең дә срогы чыкмаган, - ди Илнур Сәлахов. -Шушы көннәрдә тагын башка кайбер хуҗалыкларда да техник карау узды. Әйтик, “Серендеев Н.И.” хуҗалыгында 12 берәмлек техникадан берсе генәәзер түгел.

Җитешсезлекләрне бетерү өчен 20 көн бирелгән. “Кара Чишмә” хуҗалыгында дүрт бәрәмлек техника язгы кыр эшләренә әзер. Районда техник карау график нигезендә дәвам итә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100