Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән Үзәк хастаханәсенә ультратавыш тикшеренүләр табибы кирәк
Бүген югары уку йортларында 27 студент табиб һөнәрен үзләштерә, аларның сигезе районнан юллама белән укыйлар һәм киләчәктә Чирмешәнгә кайтырга тиеш.
(Чирмешән, 9 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Соңгы елларда Чирмешән районында дистәләп яшь белгеч Үзәк хастаханәгә эшкә урнашкан. Бүген район үзәк хастаханәсенә ультратавыш тикшеренүләр табибы гына кирәк. Бу турыда Үзәк хастаханәнең баш табибы Лилия Мортазина хәбәр итә, дип яза район басмасы..
Узган елны хастаханәгә эшкә урнашкан педиатр Анжела Богданова Башкортстаннан килгән, отоларинголог Александр Ильин Ульяновскида туып үскән, ә гыйнвар аеннан Самарадан табиб – стоматолог Александр Потапов эшли башлаган.
“Авыл табибы” (“Земский доктор”) программасында катнашып, авыл җирендә эшләргә теләк белдерүче яшь табибларга дәүләт 1 миллион сум акча бүлеп бирә. Монда бер шарт бар - табиб авыл җирендә биш ел эшләргә тиеш.
Югары уку йортларына кереп белгечлек алган район яшьләренең туган төбәкләренә кайтуы аеруча сөендерә. Терапевтлар Энже Шәкүрова һәм Фәния Мингулова, табиб – лаборант Динара Талипова да район кешеләре. Алар һәм эндокринолог Татьяна Павлова да "Авыл табибы" федераль программасында катнаша.
Бүген югары уку йортларында 27 студент табиб һөнәрен үзләштерә, аларның сигезе районнан юллама белән укыйлар һәм киләчәктә Чирмешәнгә кайтырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз