Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән юлында «КамАЗ» йөк машиналары һәлакәтендә бер кеше имгәнгән
Бер йөртүчене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.
(Чирмешән, 14 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән ягыннан барганда, халык телендәге «Кармалка борылышы» тирәсендә «КамАЗ» автомашиналары бәрелешкән. Берсенең йөртүчесен Әлмәт хастаханәсенә озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Чирмешән уңаена баручы «КамАЗ» автомашинасы шоферы куркынычсыз тизлек сайламаган һәм олы юлдан сулга, кыр юлына борылырга дип туктаган.
Алдагы икенче «КамАЗ» йөк машинасының тагылма арбасына килеп керә. Аннан аны үз арбасы да «куып җитә». Нәтиҗәдә бер йөртүченең кабинада аяклары кысылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз