Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән юлчылары кышкы сезонга 659 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйганнар
Филиал юлчылары райондагы трассаларны һәм авылларга алып керүче юлларны – барлыгы 285 километрдан артыграк юлны карап тора.
(Чирмешән, 25 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Татавтодор” җәмгыяте “Чирмешән” юл ремонты һәм төзелеше участогының Аксубай филиалы юлчылары да кышкы сезонга да алдан ук әзерләнәләр, дип яза җирле басма.
Беренче суыклар һәм карлар яву белән юлчыларның бурычлары-эшләре үзгәрә, алар юллардагы хәрәкәтне куркынычсыз итүче шартлар тудырырга тиеш. Ягъни, юллар кар һәм боздан арындырыла.
-Җитәрлек күләмдә – 659 тонна ком-тоз катнашмасын әзерләп складка салдык, нык суыклар булган очракта юлларга сибү өчен 660 тонна чиста тозыбыз да бар, - ди филиалның җитештерү-техник бүлеге инженеры Фәнүзә Сәгыйрова. - Юл автомобильләренә тагу өчен җиһазлар карап куелган, техникалар да әзер, ике сменада эшләргә шоферларыбыз һәм механизаторларыбыз җитәрлек.
Филиал юлчылары райондагы трассаларны һәм авылларга алып керүче юлларны – барлыгы 285 километрдан артыграк юлны карап тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз