news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән яшьләре, Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап, велойөрешкә чыкты

72 еллык уңаеннан, алар символик 7200 метр ара узарга булганнар.

(Чирмешән, 3 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән яшьләре Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап, велойөрешкә чыкты. 72 еллык уңаеннан, алар символик 7200 метр ара узарга булганнар, дип яза район газетасы.

Яшь гвардиялеләр оештырган акциядә ике дистәгә якын велосипедчы катнашты. Егетләр, кызлар Җиңү паркындагы “Азатлык сугышчысы” һәйкәле яныннан кузгалып, Чирмешәннең әйләнгеч юлын, Кече Чегодай янындагы юл чатын, район үзәге урамнарын узып, янә Җиңү паркына кайттылар. Каршы җил, кыен юл участоклары булуга карамастан, катнашучылар барысы да финишка исән-сау, яхшы кәеф белән килеп җиттеләр. Велойөреш дистанциясен яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Илдус Мәссаров, район Советы депутаты Ирек Нуртдинов та уздылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100