news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән ярминкәсендә чагыштырмача юнь бәядән малның, азык-төлек продукциясенең төрлесе тәкъдим ителде

Балның 3литрлы банкасын, мәсәлән, 500-700 сумга да килешергә мөмкин иде

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Чирмешәндә узган атна ахырында булган ярминкәдә яшелчә, мал һәм кош-корт күп иде.

600-900 сумга йорт куяны, 300әр сумнан 5-7 айлык үрдәк, 18-20 меңгә бераз симертеп суярлык 30 меңгә көр, 12 меңгә 1 айлык, аннан кечерәк бозаулар да тәкъдим иттеләр.
“Халык кышкылыкка зуррак малны теләп ала. Бозауларның юньрәк тә чагы”, – ди мал сатучыларның берсе.

Бүген бал да сайлап алырлык: 3литрлы банкасын 500-700 сумга да килешергә мөмкин иде, дип белдерә районның “Безнең Чирмешән” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100