news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән волейболчылары чемпион исемен яулады

Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча Теләчедә узган ярышларда районның ир-егетләр командасы беренче булды.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы волейболчылары муниципаль хезмәткрләр арасында узган ярышта беренче урын яулаган. Теләчедә узган ярышларда  ир-егетләр командасы  чемпион булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Чирмешәнлеләр төркемендә республиканың 13 районы командасы көч сынашкан.
 
Быел районның хатын-кызлар волейбол командасы да үз төркемендә җиңүче – чемпион булды.
 
Муниципаль хезмәткәрләр бу айда бадминтон, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышларда да көч сынашачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100