news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән ветеранына Белоруссиядән медаль җибәргәннәр

Шәһит абый Белоруссияне, Польша җирләрен азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән.

Чирмешән ветеранына Белоруссиядән медаль җибәргәннәр
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 26 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәһит Ибраһимка Белоруссиядән юбилей медале җибәргәннәр. Аныветеранның өенә барып, районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһит абый Белоруссияне, Польша җирләрен азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Ул укчы булган, кече командирлар мәктәбен тәмамлаган.

«Сугышка 19 яшемдә киттем, анда һәм армиядә 7 ел булдым. Чирмешәндә милициядә 33 ел дә эшләдем», — дип сөйләде ветеран.

Керкәленең иң өлкән кешесе. 94 яшьлек Шәһит Ибраһим кызы Сәлимә, улы Фәһим тәрбиясендә яши.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100