news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән урманчыларына яңа техника кайтты

Казанда урманчыларның һөнәри бәйрәме чарасында өр-яңа “Нива” автомашинасы тапшырганнар.

Чирмешән урманчыларына яңа техника кайтты

(Чирмешән, 19 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Соңгы берничә көндә Чирмешән район урманчыларының машина-трактор паркы әллә ничә яңа техникага артты. Һөнәри бәйрәмнәре көннәрендә әнә шулай сөендерделәр урман эше белгечләрен. Бу турыда район басмасы яза.

Казанда урманчыларның һөнәри бәйрәме чарасында өр-яңа “Нива” автомашинасы тапшырганнар. Яңа техника урманнарны саклау, патруль өчен хезмәт итәчәк. 

Агачларны үзе төяп ташучы, манипуляторлы КамАЗ машинасы да өр-яңа. Бу “вездеход” та арзан түгелдер. Хәзер урманчылыкта озын агачларны ташырдай шундый ике машина бар.

Белоруссиядән үк кайтартылган “Амкодор“ төягече - район урманчылары өчен барыннан да кадерле бүләк.

-Чөнки мондый техникабыз бөтенләй юк иде. Ул кышын урманнарда юллар чистартырга бик кирәк. Аның төягеч көрәгеннән кала, төрткече (“бабочка”), агач төйи торган җайланмасы да бар, - дип шатлыгын уртаклашты Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Шуның өстенә якын арада урман культурасы техникасы: культиватор һәм сабан кайтачак икән әле. Алары питомник җирләрен эшкәртү өчен мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100