Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән урманчылары агач үсентеләрен үз питомникларында әзерли
Үткән елда "Үз агачыңны утырт!" акциясе барышында питомниктан авыл җирлекләренә 4465 төп үсенте җибәрелгән.
(Чирмешән, 14 февраль, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”, Кадрия Гамирова). Чирмешән урманчылары агач үсентеләрен үз питомникларында әзерли, дип яза районның“Безнең Чирмешән” газетасы.
Чирмешән урманчылыгы 36373 гектарда дәүләт урман фондын контрольдә тота. Моннан тыш 1167 гектардагы муниципаль урманнар да (агач, куаклар үсүче урман полосалары, елга буйларындагы куаклыклар) урманчылык карамагында.
"2016 елда дәүләт урман фондына 30 гектарда агач утырттык, – ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Рәвхать Мотыйгуллин. – Һәм тагын авыл хуҗалыгы культуралары үстерергә җайсыз булган урыннарда, саклагыч полосаларда үзебезнең питомникта тәрбияләнгән агач үсентеләре 45 гектар мәйданда тамыр җибәрде. Быел дәүләт фонды урманнарын тагын 30 гектарга, урман полосаларын 25 гектарга киңәйтергә планлаштырабыз".
Урманчылар 11,2 гектарлы питомникта Европа чыршысы, нарат, карагач, имән, юкә, каен, корычагач, тирәк үсентеләре үстерәләр, алар район территориясендә, төрле урыннарда тамыр җибәреп, урман булып үсәләр, һавабызны кислородка баеталар. Үткән елда “Үз агачыңны утырт!“ акциясе барышында питомниктан авыл җирлекләренә 4465 төп үсенте җибәрелгән.
Урманчыларны борчыган проблемалар да юк түгел. 2010 елгы корылык урманнарыбызга, аеруча юл буе полосаларына зур зыян салды, йөзләгән агач корыды. Аларны чистарту да урманчылар җилкәсенә төшә.
"Инде алты ел авыл җирлекләре белән берлектә саклагыч полосаларны тәртипкә китерәбез, корыган агачларны кисәбез, - ди Рәвхать Минталип улы. - Корылык урманнарга да зыян салды, әле тагын чирле агачлар да очрый. 2016 елда 270 гектар мәйданда санитар чистарту үткәрдек".
“Татарстанның чиста урманнары“ акциясе барышында да урманнарыбыз чистарып кала. Ел дәвамында 220 гектар урманнан 38 куб. метр көнкүреш калдыклары җыеп алынган. Мондый чүп-чар, аеруча юл буе полосаларында, юлаучылар өчен ясалган ял итү урыннарында җыела. Чирмешән урманчылыгына керүче урман буйларында 25 махсус ял итү урыны бар, шуларның икесен үткән ел гына ясаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз