Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән урманчылары 3 меңнән артык агач утырткан
“Чирмешән урманчылыгы“ оешмасы участок урманчылыклары урман фондында 2 гектарда усак, чыршы, миләш, юкә, каен, сперия үсентеләре утырткан.
(Чирмешән, 9 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Агач утырту буенча Волонтерлар елы кысаларында “Чирмешән урманчылыгы“ оешмасы 2 гектарда усак, чыршы, миләш, юкә, каен, сперия үсентеләре утырткан. утыртылган агачлар барысы бергә 3 меңнән дә артып китә, дип яза җирле басма.
-“Бердәм урман утырту көне“ табигатьне саклау акциясе кысаларында, бүген Чирмешәндәге административ участогыбыз янында өмә оештырдык, үсентеләр утырттык, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе-лесничие урынбасары Әлфинур Җиһаншина.
Әлеге акциягә Нурлат аграр техникумының район филиалы да кушылган. Алар капиталь ремонтланган төп биналары территорияләрен матурлыйлар. Кайбер урыннарда тыгызрак булып үскән агачларны, үсентеләрне иркенрәк җирләргә күчереп утырталар. Бакчаларында ике ел элек тамыр җибәргән кайбер агачлары быел уңыш та биргән. Тулаем укучылар, укытучылар ук йорты бакчасындагы 200 төп алмагач, миләш, карлыган, чыршы һәм башка үсентеләргә тәрбия күрсәтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз