news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге ветеранга утын китерергә вәгъдә иткән

Авдотия Павловна Шешминка урманчылыгында җыештыручы булып эшләгән ветеран.

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге ветеранга утын китерергә вәгъдә иткән
Марат Гомәров

(Чирмешән, 24 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчелеге Шешминка авылында яшәүче Авдотия Бастылевага икенче яртыеллыка район газетасына – “Наш Черемшан”га язылу квитанциясе тапшырды һәм бер арба утын китерергә вәгъдә итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авдотия Павловна Шешминка урманчылыгында җыештыручы булып эшләгән ветеран. Быел 83 яшен тутырган.

"Ул гомере буе авылдагы урманчылыкта эшләде. Бик ипле, тыныч кеше", - ди аның турында авылдашы, Шешминка участогы урманчысы Николай Дорофеев.

Авдотия әби Шешминка авылының Мур ягы дип аталган ягында ялгызы яши. Бу оч үзенә күрә бер җыйнак авыл сыман, кечкенә урман эченәрәк сыенып утырган йортлар. Бүген мондагы алты хуҗалыкта ун кеше гомер кичерә. Бик матур урын, тик, кызганыч, йортларга газ кермәгән.

Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллинның район газетасына яздыруына ветеран бер сөенсә, җитәкченең, шушы көннәрдә утын да китерәчәкләр, дигән хәбәрен дә бик куанып кабул итте, рәхмәт әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100