news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән укытучысы дүрт тапкыр хөкүмәт грантына ия булган

Рәмзия Федотова быел откан 150 мең сум грант акчасына балалар сәнгать мәктәбенә җиһазлар алмакчылар.

(Чирмешән, 26 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Федотованың “Без – кечкенә йолдызлар!” проекты Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантын откан. Бу турыда җирле басма яза.

Әлеге 150 мең сум грант акчасына мәктәпнең концерт залына җиһазлар алырга планлаштыралар.

Рәмзия Федотова республика Хөкүмәте оештырган бәйгеләрдә гел актив катнаша һәм ул барлыгы 550 мең сум күләмдә дүрт грант откан.

news_right_1
news_right_2
news_bot