news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән укытучыларын бүләкләделәр

Алар мәгариф өлкәсендәге, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдәге казанышлары, укучыларны практик әзерләүгә зур шәхси өлеш керткәннәре өчен бүләкләнде.

(Чирмешән, 29 август, “Татар-информ“,  “Безнең Чирмешән“,  Гөлсирә Шәрифуллина). Мәгариф өлкәсендәге, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдәге казанышлары, укучыларны практик әзерләүгә зур шәхси өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Әккәрәй урта мәктәбенең математика укытучысы Валентина Игнатьевна Романовская Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы; Чирмешәндәге “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Минхан кызы Гыйләҗева һәм Ульяновка урта мәктәбенең биология укытучысы Татьяна Александровна Логинова Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Халыкара олимпиадалар призерларын әзерләгән укытучылар: Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Кәүсәр кызы Закировага, Кармыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Хәмзә кызы Юнысовага, Әккәрәй урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Андреевна Евдокимовага 10 мең сумга сертификатлар тапшырылды.

Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында 90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар: Надежда Викторовна Андреева (Ивашкино), Олег Владимирович Еферов (Әккәрәй), Людмила Федоровна Баляева (1нче Чирмешән мәктәбе), Ландыш Минсәгыйть кызы Гыйнванова (Бәркәтә), Елена Вадимовна Миронова (Күтәмә), Резеда Әхмәдулла кызы Шакирҗанова (Лашман), Юрий Вячеславович Еферов (Әккәрәй), Хади Гариф улы Гомәров (Чирмешән лицее) район мәгариф бүлеге Грамоталары белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot