Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән укытучылары яңа уку елында белем бирүнең сыйфатын яхшыртуны бурыч итеп куйды
2018 нче елда районда унберенче классны тәмамлаучы 112 укучы имтихан тоткан, барысы да урта белем турында аттестат алган.
(Чирмешән, 29 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән укытучылары яңа уку елында белем бирүнең сыйфатын яхшыртуны бурыч итеп куйды. 2018 нче елда районда унберенче классны тәмамлаучы 112 укучы имтихан тоткан, барысы да урта белем турында аттестат алган, дип яза җирле басма.
Кызганыч, имтиханнарда барлык предметлар буенча да безнең баллар республиканыкыннан түбәнрәк. Дөрес, узган еллардагы күрсәткечләр бераз яхшырган. 46 егет һәм кыз 80 һәм аннан күбрәк балл җыйган (2017- дә – 36).
Әккәрәй, Ивашкино һәм Күтәмә мәктәпләре укучылары-математика, Ивашкино, Әккәрәй һәм Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча имтиханнарда – иң яхшылар.
Тугызынчы классны тәмамлаучылардан, 259 кешедән 8се дәүләт сынавын уза алмаганнар, аттестатсыз калганнар.
Күтәмә мәктәбе укучысы Айдар Хөсәенов химия буенча имтиханда максималь – 100 балл җыйды. Мондый нәтиҗә – районда бердәнбер.
Проблемалар да бар мәгариф учреҗдениеләрендә. Укытучыларның 6,2 проценты – пенсия яшендәгеләр, кайбер предметларны махсус белемсезләр укыта. Туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлырак шартлар тудыру мөһим. Хезмәт тәрбиясе, җәйге ялны оештыру, укучыларны тукландыру зур игътибар сорый.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе укучылар белән индивидуаль эшне сыйфатлырак итү, ата-аналар белән дә конкрет шөгыльләнү кирәклеген күрсәтә.
-Укытучы һөнәре гомер-гомергә төп һөнәр саналды. Мәгарифкә бюджет акчасының иң зур өлеше тотыла. Бу дөрес, үзен аклый, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район мәдәният йортында узган әлеге август киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп. -Әмма бу чыгымнарның уңай нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Дөрес, район укучылары арасында төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр күбәя бара, моңа сөенәбез генә. Бүген тәрбия, аеруча патриотик тәрбия мәсьәләсенә дә зур игътибар бирү бик мөһим. Бер уңайдан, мәгариф тармагын даими кайгыртулары өчен, республика җитәкчеләренә, Президентыбызга бик зур рәхмәт җиткерәбез.
Пленар киңәшмәдә уку-укыту процессының барлык юнәлешләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, ирешелгән уңышларны барладылар, иң яхшы эшләүчеләрне, иң яхшы укучыларны, ветераннарны, яшь укытучыларны бүләкләделәр.
2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, Әккәрәй мәктәбе – районның иң яхшы мәктәбе, Чирмешәндәге “Чишмәкәй“ бакчасы иң яхшы балалар бакчасы дип танылдылар, район башлыгының Рәхмәт хаты, 15 меңәр сум акчага сертификат белән бүләкләнделәр. Укучысы имтиханнарда химиядән 100 балл җыйган укытучы Александр Чалинның ( Күтәмә мәктәбе) хезмәтен район башлыгының мактау грамотасы белән бәяләделәр.
Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзов хәзер “Россия Федерациясе Мәгариф тармагының Мактаулы хезмәткәре“ дигән исем йөртә, аңа да бу бүләк бүгенге киңәшмәдә тапшырылды.
Бу чарага килүчеләр, кунаклар мәктәпләр оештырган күргәзмә белән дә таныштылар.
Республикадан килгән кунак – Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты җитәкчесе урынбасары Рәсим Мөҗипов әлеге күргәзмә һәм ярминкә белән танышкач, алардагы товарлар һәм бизәлеш сыйфатыннан канәгать калуын әйтте, чирмешән районында бердәм дәүләт имтиханнарының закон кысаларында үтүен дә билгеләп үтте. Соңыннан ул район үзәгендәге кайбер мәгариф учреҗдениеләрендә булды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз