news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән укучылары донорлык турындагы сорауларга җавап тапты

Яшьләрнең ял итү үзәгендә, Россиядәге милли донор көненә багышлап “Тормышны саклап” темасына чара узды.

(Чирмешән, 26 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“ Кадрия Гамирова). “Татарстанда изгелек атнасы” республика акциясе кысаларында яшьләрнең ял итү үзәгендә, Россиядәге милли донор көненә багышлап “Тормышны саклап” темасына чара узды, дип яза район газетасы.

Аның барышында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары “Нәрсә ул донорлык һәм кем ул донор?” сорауларына җавап таптылар, донорлыкның безнең илдә нинди мөһим роль уйнавын белделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot