news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән укучылары белемнәрен сыный

1нче сыйныфларның 20 июньдә - соңгы имтиханнары.

 (Чирмешән, 16 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" , Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары тәмамланып килә. 9нчы сыйныфларның рус теле, 11ләрнең математика буенча нәтиҗәләре билгеле, дип яза җирле басма.

9нчы сыйныф сынауларының төп этабы тәмам. Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, рус теле буенча төп мәктәпне тәмамлаучы 257 укучының бишесе имтихан бирә алмаган.

20 июнь – 9нчы сыйныфлар өчен резерв көне. Сайлап алынган фәннәре буенча имтиханнары бер үк көнгә туры килгән һәм “икеле” алган укучылар бу көннәрдә имтихан тапшыра.

11нчеләр арасында математикадан профиль дәрәҗәсендә-3, база дәрәҗәсендә 1 укучы минималь балл җыя алмаган. Ул 25 июньдә –резерв көнендә бу имтиханны кабат тапшырачак.

11нче сыйныфларның 20 июньдә - соңгы имтиханнары. Бу көнне 8 кеше рус әдәбиятыннан һәм 34 кеше физикадан сынау тотачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot