news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чирмешән укучылары бабайлар, әбиләр һәм оныклар өчен оештырылган фотоконкурста катнашты

Конкурска барлыгы 113 эш тәкъдим ителгән иде

(Казан, 12 октябрь, “Татар–информ”). Чирмешән районының “Игелекле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре бабайлар, әбиләр һәм аларның оныклары өчен фотоконкурс оештырды. Конкурс өч номинация буенча узды.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, конкурсны оештыручылар җәмәгатьчелек игътибарын өлкәннәрне борчыган проблемаларга юнәлтү һәм буыннарны берләштерүне максат итеп куйган иде. Районның 3 балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 10 мәктәбендә укучы балалар катнашкан конкурска барлыгы 113 эш тәкъдим ителде. Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри һәр номинациядә 3 призлы һәм 6 кызыксындыру урынын билгеләде. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100