Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән техникумында күршеләр дә һөнәр үзләштерә
Нурлат аграр техникумы филиалында 201 егет һәм кыз белем ала, шуларның 75се әле быел гына студент булган. Уку йортында әле тагын вакантлы 10 урыны бар
(Чирмешән, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Чирмешән техникумында күршеләр дә һөнәр үзләштерә, дип яза җирле басма.
Нурлат аграр техникумы филиалында 201 егет һәм кыз белем ала, шуларның 75се әле быел гына студент булган. Уку йортында әле тагын вакантлы 10 урыны бар.
Быел килгән студентларның 20се авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге ала. Әлеге 9 класс белемле егетләр монда өч ел да 10 ай укыячак. Техникум филиалы эшче һөнәрләр әзерләүгә дә игътибар бирә. 9 класс базасында бер төркем тракторчы-машинистлар һәм бер төркем пешекче-кондитерлар да тупланган. Пешекче-кондитерлар төркемендә ике егет тә бар. 11 класс базасында эретеп ябыштыручылар да әзерлиләр техникумда. Биредә үзебезнең район яшьләре генә түгел, Нурлат, Әлмәт, Самара өлкәсенең Шентала районнары егет-кызлары да һөнәр үзләштерәләр.
-Бүгенге көндә ике төркем студентлары (пешекче-кондитерлар һәм тракторчы-машинистлар) практикада. Алар, алган белемнәрен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, үзебезнең укыту-җитештерү базасында һәм төрле ашханәләрдә практикада кулланалар, - ди техникум филиалының укыту һәм методик эшләр буенча методисты Елена Емельянова. – Тракторчылар - сентябрь ахырында, пешекчеләр октябрь башында укуларын дәвам итәчәк.
Бу уку елында, июнь аенда техникум филиалын 77 егет, кыз тәмамларга тиеш. Шуларның 23се авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге үзләштереп, кулларына урта махсус белем турындагы диплом алачак. Пешекче-кондитер, тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы кебек эшче һөнәрләре алган яшьләр дә артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз