news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән татар халык театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте

Спектакльне районның танылган артисты – җырчы, биюче, сүз остасы Рушания Шакирова сәхнәгә куйган.

Чирмешән татар халык театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте
Лилия Хөснуллина

(Чирмешән, 25 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гакыйлә Нуретдинова).Чирмешән халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” драмасын сәхнәгә куйды. Драмада дәһшәтле сугыш елларында әбиләребез, әниләребез, апаларыбыз кичергән авыр тормыш сурәтләнә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күпме авырлыклар күреп тә, яшәү ямен югалтмаган, һаман да яшьлеген сагынып яшәүче олыгайган Шаһидәне Ралия Бәдретдинова ничек оста уйнады. Ә яшь Шаһидәне уйнаган Алинә Зиятдиновага тәмам гашыйк булдым. Ут чәчеп тора.

Яратуның ни икәнен дә белергә өлгермәгән яшь кызлар – Зәкия (Тәския Кәримова) белән Сабираның (Гөлгенә Харисова) язмышлары да нинди аянычлы. Ике гаилә – Нигъмәт (Илһам Галимов), карчыгы Мәрзия (Рушания Шакирова) һәм күршеләре Касыйм (Җәлил Мортазин) һәм аның хатыны Гөлсем (Гөлнар Фәтхетдинова) арасындагы мөнәсәбәткә таң калырлык.

Авыл хатыннары – Мәрфуга (Рәхилә Шакирова), Сәлимә (Гөлнур Шәкурова), Мәрзыя, Гөлсемнәрнең урман кисү күренешен еламый карап та булмый. Ә менә Хәмитне – авыл советы кешесен – Альмир Жораев шәп уйнады. 

Спектакльне районның танылган артисты – җырчы, биюче, сүз остасы Рушания Шакирова сәхнәгә куйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100