news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән табиблары Президент белән очрашты

Рамил һәм Зилә Минеголовлар озак еллар район үзәк хастаханәсендә хезмәт куялар.

Чирмешән табиблары Президент белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Чирмешән, 29 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә Сабадан Минеголовлар гаиләсе дә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Рамил һәм Зилә Минеголовлар озак еллар район үзәк хастаханәсендә хезмәт куялар. Ике бала үстергәннәр.

Күпләргә яхшы таныш гаиләнең башлыгы Рамил Минеголов инде 30 ел район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире вазифасын башкара. Беренче көннән үк җаваплы, тырыш, авыруларга һәм хезмәттәшләренә игътибарлы булган белгеч район халкы арасында һәм коллективта абруй һәм ихтирам казанды.

Хирургның осталыгы районда гына түгел, күрше районнарда да билгеле, шуңа да аңа башка төбәкләрдән дә кабул итүгә киләләр. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның атказанган врачы исеме алган күпсанлы Грамоталар белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Зилә Минеголова да 30 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт куя, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

"Безнең гомер юлыбызны бәяләп, шундый зур чарада катнашырга лаеклы дип тапканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм бик матур узды, гаҗәеп якты хатирәләр калды", - диде Минеголовлар гаиләсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100