news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән табиблары Мактау грамоталары белән бүләкләнгән

Казанда “Онколог көне” нә багышланган фәнни-практик конференция узды.

 (Чирмешән, 17 декабрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Мирзин, онкология кабинеты табибы Айрат Кашапов һәм шәфкать туташы Рәмия Даутова онкологик ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле эшләүләре өчен республиканың клиник онкология диспансерының өченче дәрәҗә Грамотасы белән бүләкләнгәннәр, дип яза җирле басма.

Казанда “Онколог көне” нә багышланган фәнни-практик конференциядә агымдагы елның ун аенда сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел онкология кабинетларының эшчәнлекләренә йомгак ясаганнар, башка мәсьәләләр буенча да фикер алышканнар. Әлеге юнәлештә яхшы эшләүчеләргә, Мактау грамоталары тапшырылган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot