Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән табиблары, акциягә кушылып, ял көнендә җәяү йөргән
Бөтендөнья сәламәтлек көне 1948 елдан башлап 7 апрельдә билгеләп үтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чирмешән, 8 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы үзәк больницасы табиблары һәм шәфкать туташлары үз үрнәкләрендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалады. Үткән якшәмбедә утызлап медицина хезмәткәре Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 мең адым» акциясенә кушылды.
Медицина хезмәткәрләренә район үзәк хастаханәсе яныннан старт бирелә. Алар гадәти адымнар белән Сабантуй стадионы яныннан, үзәк урамнардан үтеп, хастаханәгә әйләнеп кайтканнар. Бераз соңрак, башка көнне алар район үзәге урамнарыннан скандинав йөреше белән дә узганнар.
Әлеге акциянең максаты — төрле яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре төрле кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Бөтендөнья сәламәтлек көне 1948 елдан башлап 7 апрельдә билгеләп үтелә. Ныклы сәламәтлек — имин һәм бәхетле тормыш шарты, һәм гарантиясе. Сәламәтлек турында кайгырту — һәр кешенең бурычы гына түгел, ә иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары, сәламәтлек саклау системалары тарафыннан үткәрелә торган чараларның киң спектры да.
Бу эштә Бөтендөнья сәламәтлек көнендә үткәрелә торган чаралар — халык алдында лекцияләр, листовкалар, плакатлар һәм башка визуаль чаралар рәвешендә агитация, зарядка, гимнастика дәресләре, флешмоблар зур роль уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз