news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән тәрбиячесе “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабында җиңде

Беренче һәм икенче урын ияләре Лениногорскида узган бәйгенең зона этабында район данын якладылар.

Чирмешән тәрбиячесе “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабында җиңде
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 6 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хожаева “Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабында  җиңүче дип табылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Барысы сигез конкурсант жюри һәм кунаклар хөкеменә иҗади презентация тәкъдим иттеләр һәм мастер-класс күрсәттеләр.

“Каенкай” балалар бакчасының физкультура буенча инструкторы Людмила Оськина икенче урынга лаек булды, “Ромашка” балалар бакчасы укытучы-логопеды Валерия Гришанина - өченче.

Беренче һәм икенче урын ияләре Лениногорскида узган бәйгенең зона этабында район данын якладылар. Анда җиңүчеләр февраль ахырында Казанда бәйгенең финалында чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot