news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән суды эшсезләрне дә хөкем итә

Каракларның күпчелеге - беркайда да эшләмәүчеләр

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Быел Чирмешән районы суды тарафыннан урлашу өчен хөкем ителгәннәрнең күпчелеге беркая да эшләмәүчеләр, ягъни аларның даими керем чыганагы юк.

48 яшьлек Г. Шәйхетдинова шундый начар гамәлләре өчен ике тапкыр утырып чыккан. Беркая да эшләмәүче әлеге хатын-кыз чираттагы кыңгыр эше өчен күптән түгел янә суд эскәмиясенә эләкте. Район суды аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.

19 яшьлек Р.Корычбаев 12 мең сумлык кеше әйберен урлауда гаепләнде. Ул 6 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде. Ә хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

Лашманнан З.Гамировка һәм Иске Үтәмештән Р.Галимовка да шундый җинаятьләре өчен суд каршында җавап бирергә туры килде, дип белдерә “Безнең Чирмешән” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot