news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән студентлары практиканы кырда уза

Чирмешән аграр техникумының 400 гектар чәчүлек җирләренең, 340 гектарында урып- җыю эшләре башкарасы бар.

Чирмешән студентлары практиканы кырда уза
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 6 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән студентлары бу көннәрдә районның төрле оешмаларында, хуҗалыкларында практика үтәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешән аграр техникумының 400 гектар чәчүлек җирләренең, 340 гектарында урып- җыю эшләре башкарасы бар. 60 гектарда уҗым культуралары чәчергә ниятлиләр.

Игеннәрне җыеп алу өчен “Нива” комбайны бүген үк кырга чыгарга әзер.

-Аны үзебезнең мастерыбыз, механизатор Юрий Портнов иярләячәк, ул үзенә ярдәмче итеп студентыбызны - Денис Петровны алды, - ди техникум директоры Владимир Островский.

Чәчүдә катнашачак тракторларны да ремонтлап куйганнар. Директор әйтүенчә, монда яңа механик Николай Микушовның хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. 40 еллык ДТ-74 һәм ике МТЗ-2121 тракторлары сынатмаслар дип өметләнәләр.

Чәчүгә студентлар Ренат Дәүләтшин, Ришат Билалов, Андрей Тимофеев һәм мастер, әле узган елны гына шул ук уку йортын тәмамлаган Алексей Егоров чыгачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100