news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән спортчылары шахмат, шашка турнирында икенче урын алган

Пенсионерлар арасында үткән шахмат, шашка турнирында район командасы икенче булган.

Чирмешән спортчылары шахмат, шашка турнирында икенче урын алган
Альберт Гамиров

(Чирмешән, 21 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән спортчылары аксубайдан бүләкләр белән кайтканнар. Пенсионерлар арасында үткән шахмат, шашка турнирында район командасы икенче булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Пенсионерлар ярышкан, “Россия пенсионерлар союзы”ның төбәк бүлекчәсе” оештырган бу бәйгедә төбәктәге Чирмешәнлеләр җиңүче – Нурлат командасыннан бер очкога гына калышкан. Аксубай спортчылары өченче урында.

Районыбыз данын Самат Ризванов (Утыз Имән), Римма Баянова (Иске Кади) – шахмат, Шамил Сөнчәләев (Чирмешән) һәм Антонина Аброськина (Күтәмә) шашка такталары артында яклаганнар.

"Безне грамота, истәлек бүләкләре, медальләр биреп сөендерделәр, кунак иттеләр", - ди команда җитәкчесе Шамил Сөнчәләев.

news_right_1
news_right_2
news_bot