news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән шахматчылары - призлы урыннарда

Шахмат буенча шәхси беренчелектә безнекеләр – Самат Ризванов белән Римма Баянова.

(Чирмешән, 3 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган шахмат һәм шашка буенча пенсионерлар арасында VII республика турнирының зона этабында безнең район командасы өченче урынга чыкты, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.



Турнирның төп максатларыннан берсе – актив һәм озак яшәү факторы буларак, өлкән яшьтәге кешеләрне шахмат һәм шашка белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Аксубайда үткән бәйгедә катнашкан безне район вәкилләре дә әлеге чарадан канәгать калдылар.

Нурлат районы командасы турнирда беренче, аксубайлылар – икенче урында.

Шахмат буенча шәхси беренчелектә безнекеләр – Самат Ризванов белән Римма Баянова, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100