Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән самбочылары 7 команда арасында беренче булдылар
Әлеге турнирны оештыручылар Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышладылар.
(Чирмешән, 18 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәннән Ирек Җиһаншин әүвәл үз тиңнәре арасында, 23 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында җиңеп, әүвәл термопотка, аннан “Иң яхшы техникасы” өчен аерым кубокка ия булды. Гомумән, Чирмешән муниципаль районы башлыгы призларына “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү спорт комплексы спорт залында үткән самбо буенча ярышларда бүләкләр кызыгырлык иде: 1нче урын алучыларга – термопот, 2нче урынга – миксер, өченче урын алучыларга электрочәйнекләр әзерләнгән.
14 апрель көнне узган әлеге турнирны оештыручылар Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышладылар. Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 7 команда: Әлмәттән, Байлар Сабасыннан, Яр Чаллыдан, Нурлаттан, Чистайдан, Ютазыдан, Чирмешәннән 2003-2007 елгы малайлар, үсмерләр катнашты, араларында ике кыз да бар иде.
Чирмешән районы данын яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге тренеры Степан Хачатрян, Лашман мәктәбеннән Рәфыйк Гатин самбочылары яклады. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, бәйгедә Чирмешән командасы җиңү яулады, чистайлылар – икенче, Яр Чаллы самбочылары өченче урында.
Шәхси беренчелектә: Ирек Җиһаншин, Ильяс Вафин, Ильяс Хәбибрахманов, Илдус Камалов, Даниил Карпухин (Чирмешән), Динар Шакиров (Лашман) – беренче урын алучылар, Ислам Нургатин, Аскар Мостафин, Руслан Магданов, Иван һәм Дмитрий Куклиннар (Чирмешән), Алинә Хафизуллина (Лашман) – икенче урын ияләре, Леонид Кобылин, Егор Ноговицын, Айнур Ганиев, Айнур Вафин, Илшат Латыйпов (Чирмешән), Рамил Архипов, Айназ Төхвәтуллин (Лашман) өченче урыннар яуладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз