news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чирмешән Сабан туенда шахматчылар төп бүләкләрне читкә җибәрмәгән
Быел да район Сабан туе көнне мәйданда шахматчылар көч сынашты.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән Сабан туенда шахматчылар төп бүләкләрне читкә җибәрмәгән. Быел да район Сабан туе көнне мәйданда шахматчылар көч сынашты, дип хәбәр итә район газетасы.
Иң кечкенәләрдән, 1-4 сыйныф укучылары – малайлар арасында Чирмешән лицеенда укучы Равиль Гайнуллин беренче булды, ә кызлардан Нурия Габдуллина (аксубай). 5-8 сыйныфтагылардан, малайлар группасында Лашман мәктәбеннән – Ислам Сафиуллин, кызлар арасында Вероника Захарова (Яңа Элмәле мәктәбе укучысы) иң күп очко җыйдылар.
9-11 сыйныфларда укучылардан җиңүчеләр: Людмила Редюкова (Яңа Элмәле мәктәбе, кызлар); Айдар Могыйзов (Чирмешән лицее, егетләр).
Иске Кадида яшәүче 71 яшьлек Римма Баянова хатын-кызлар арасында беренчелекне бирмәде, Әккәрәйдән, студент Леонид Калугин ирләр төркемендә иң алга чыкты.
-Быел безгә башка шәһәр һәм районнардан килүчеләр дә күп иде, - ди ярышның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев. -Алай да якташларыбыз төп бүләкләрне үзебездә калдырдылар, оста уйнадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot