news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районыныда Түбән Чегодай авылында яңа имам сайладылар

Мәхәллә халкы бу вазифага Шамил Фәсхетдиновны бертавыштын сайлаган.

(Чирмешән, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районының Түбән Чегодай авылы имамы Габделәхәт Рамазанов октябрь  башында вафат булган иде. Мәрхүмнең кырыгы үткәч, биредә яңа имам-хатыйп сайладылар.

Мәхәллә халкы бу вазифага Шамил Шакир улы Фәсхетдиновны бертавыштын сайлаган. Ул Чирмешәндә яши, туган авылындагы дин, мәчет тормышында моңа кадәр дә оештырып йөрүчеләрнең берсе булды.

«Шамил абыйга зур рәхмәт, җаваплы эшкә алынды. Әлеге авылда 17 ел имамлык иткән Габделәхәт хәзрәтне дә догалар кылып искә алдык. Раббыбыз урынын җәннәт түрләрендә итсен, авыр туфрагын җиңел кылсын», — диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Түбән Чегодайда беренче мәчет 1839 елда төзелгән. Хәзерге дин йорты исә 1999 елда ачылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot