news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының үзәк урамнарында 17 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган

Әлеге программа кысаларында да камералар куюны киләсе елларда дәвам итәчәкләр.

(Чирмешән, 28 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән районының үзәк урамнарында 17 тышкы күзәтү камерасы урнаштырылган, дип яза җирле басма.

-Чирмешәндә “Куркынычсыз шәһәр” федераль программа кысаларында халык күп йөри торган урамнарга: Чирмешән лицее янында, Технический һәм Титов, Гагарин һәм Дзержинский урамнарының юл чатында быел гына да өч күзәтү камерасы куелды, -ди Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

- Алар полиция бүләкчесенә тоташтырылган. Андый-мондый хәл килеп чыккан очракта камералар хокук бозучыларны “кайнар эздән”, тизрәк ачыклау эшен җиңеләйтә. Әйтик, агымдагы елны ике җинаять - урлау очраклары камералар ярдәмендә ачылган.

Бүген районның барлык диярлек мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә дә камералар урнаштырылган, алардан тыш мәктәпләр һәм балалар бакчалары ярдәмгә чакыру кнопкалары белән дә җиһазланган.

Әлеге программа кысаларында да камералар куюны киләсе елларда дәвам итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100