news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының юкка чыккан Саклык авылы турында китап тәкъдим иттеләр

Аның халкы, нигездә, Бөгелмә шәһәренә, Әлмәтнең Урсалы бистәсенә күченгән.

Чирмешән районының юкка чыккан Саклык авылы турында китап тәкъдим иттеләр
Фирдәвес Габдуллина

(Чирмешән, 26 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән районының Саклык авылы тарихына багышлап язылган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

1926 елда нигез салынып, 1978 елда таралган, Кармыш, Яшәүче авыллары уңаендагы авыл ул – Саклык. Аның халкы, нигездә, Бөгелмә шәһәренә, Әлмәтнең Урсалы бистәсенә күченгән. Саклыклылар Яшәүче авылында да бар.

"Бу авыл турында китапны тәкъдим итү бәйрәме башланыр алдыннан, Саклыктан Яшәүче авылына күчеп яшәгән, мәрхүмә Хәят апа Хәбибуллина балалары әниләре йортында аш мәҗлесе үткәрделәр", - диде Кармыш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Дания Минебаева.

Яңа китапны бик күп алдылар. Ахырдан исә табын көйләп, барлык кунакларны учак утында пешерелгән пылау, самавыр чәе белән сыйладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100