Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында яшәүче Гаҗилә Атакаева юбилеен билгеләп үтте
Югары Кәминкә авылында яшәүче Гаҗилә әби Атакаева юбилее белән котларга килүче кунакларны үзе язган шигырьләрен укып таң калдырды.
(Чирмешән, 14 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында яшәүче Гаҗилә Атакаева юбилеен билгеләп үтте, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.
Гаҗилә әбине бик “бай” дип була, аның 24 оныгы, 39 оныкчыгы бар. Ул үзе дә ишле гаиләдә туып үсә. Биш кыз арасында иң өлкәне була. Дүрт сеңелесе дә исән, өчесе Югары Кәминкәдә, берсе Лашманда яши. Бүген алар да апаларын олы юбилее белән котларга җыелганнар. Буш кул белән түгел, бавырсак, урама пешереп килгәннәр. Алай гына да түгел, Минҗамал апа белән Мингаян апа да апаларына багышлап шигырь язганнар.
Гаҗилә әби хәзер дә укырга ярата икән. Газета – журналларны да күп алдыра.
-Аларның килгәнен түземсезлек белән көтеп тора, - ди әнисе белән яшәүче кызы Тәнзилә. - Район газетасын да калдырганы юк. Ул бөтен яңалыкларны белеп тора. Якташыбыз русча сүзләрен дә урынлы гына “кыстырып” куя.
-Бер гасырга якын гомеремдә күпне күрдем, - ди юбиляр. - Мин бала чакта гаиләбез Владивосток якларында яшәде. Сугыш башланганчы авылга кайткан идек, малайларны уздырып атта йөрергә өйрәндек, әле бер эшкә кушалар, әле икенчесенә куалар иде. Сугыш елларында кызлар белән узышып ат җигә идек. Биш минутта ике атны җигеп була икән. Сугыштан соң Иркутск тирәсендә тимер юл төзедем. Шунда тормышка чыктым. Ирем Чувашиядән иде. Без әле анда да тордык. Аннан соң Казахстанга киттек. 90нчы елларда авылга кайтып нигезләндек.
Гаҗилә әби бүген күп вакытын урында үткәрә, берничә ел элек бер аягын кискәннәр. Шулай да аның тормыш сөючәнлеге яшьләрне дә көнләштерерлек.
Юбилярны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев та килделәр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырдылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз