news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Югары Чегодай авылында яшәүче 10 яшьлек малайга бүләкләр китергәннәр

Бу ярдәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясе кысаларында күрсәтелгән.

(Чирмешән, 8 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикле малай һәм кызларга күңелле мизгелләр бүләк итүләрен дәвам итәләр. “Балаларга ирекле ярдәм күрсәтүчеләр” акциясе кысаларында август аенда алар Югары Чегодай авылында яшәүче Илсур Моратшинны котладылар, дип яза җирле басма.

-Илсурны 10 яшь тулу уңаеннан гаиләбез белән тәбрикләгән идек, ә бусы көтелмәгән бүләк булды, - ди әнисе Елена. - Улыбызга сюрприз ясаганыгыз өчен зур рәхмәт. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акцияләре кысаларында да ел саен ярдәм алабыз, рәхмәтләребез чиксез. Әле быел да уку кирәк-яраклары белән мәктәп сумкасы бирделәр, улыбыз моңа бик куанды.

Илсурның туган көне бүләк автомобильләргә бай булды: автомобиль формасындагы шар, автомашина ясалган торт һәм пульт белән идарә ителә торган автомобиль. Әти-әниләре улларына велосипед бүләк иткәннәр.

Арабызда мәрхәмәтле кешеләр күп. Әккәрәйдән Галина Маркелова Илсурны һава шарлары белән шатландырды, Римма Әхмәтшина бу туган көнгә зефир пешереп килгән, ә Альбина Әхмәдова тәмле дә, матур да торт ясаган.

-Бу кызларга без бик рәхмәтле, алар һәрвакыт балаларны куандырырга әзер, - диләр үзәк хезмәткәрләре. - Ярдәм итәргә теләүче башка иганәчеләрне дә көтеп калабыз.

Илсур Лашмандагы коррекцион мәктәптә укый, бу уку елында 4нче класска бара. Ул буш вакытларында укырга ярата, компьютерда да үзенә шөгыль таба, урамда иптәшләре белән качышлы да уйный. Хәзер яңа велосипедында йөрергә өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100