news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Яшәүче авылында Якташлар очрашуы булды

Киләсе елда, оешуына 90 ел булу уңаеннан, монда “Авыл көне“ - Сабан туе үткәрергә килештеләр.

(Чирмешән, 28 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Яшәүче авылында Якташлар очрашуы булды. Яшәүчедә узган кичке бәйрәмдә бу авылның үз җыры да яңгырады, дип яза ьирле басма

Әйе, Яшәүчегә багышлап язылган яңа җырны беренче тапкыр нәкъ бүгенге бәйрәмдә, якташлар очрашуында ишеттек. Аның сүзләрен шушы авыл егете Илшат Харисов, көен Әдис Маликов язган. Җырны исә Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина башкарды. 

-Сүзләрне дә, көен дә башта ук ошаттым, - ди Илшатның тагын берничә җырын үз репертуарына алган җырчы. -Сезнең районның тагын бер шагыйрәсе – Галия Сафиуллина шигырьләренә язылган җырлар да якын миңа.

Яшәүче мәдәният йорты каршындагы мәйданда популяр җырчы Резеда Шәрәфиеваны да алкышладылар. Ул кичке бәйрәмгә районның яшь җырчылары да “сәхнәгә“ чыкты.

-Халык мәдәният йортына сыймас дип, якташлар очрашуын урамда ясарга булдык, - ди бәйрәмне оештыручы Илшат Харисов, - Электр челтәрләре булышлыгы белән урамдагы баганаларга яктырткычлар эленде. Якташларга, иганәчеләргә – Курганда яшәүче Ларина Кобальга, Краснодардагы Орифлэйм Военбиргерга бик зур рәхмәт. Район җитәкчеләре дә бәйрәм уздыру ниятебезне хуплады. Район мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты хезмәткәрләре монда зур көч куйдылар.

Республика көне алдыннан үткән кичәдән Яшәүченең иң өлкән кешесе Фәрдия Кәримова, Кармыш мәктәбенең 1 нче классына баручы 5 бала, башка кайберәүләр, кунаклар да бүләк алып киттеләр. Анда язылганча, тамашачылар зур концерт карадылар, хәл белештеләр, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерделәр.

-Яшәүчедәге мондый кичә сынау формасындарак уза дисәк тә ярыйдыр. Кечерәк авылларда ул бик кирәк, мәдәният йортлары буш тормаска тиеш, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. - Аннан соң шул да мөһим – авылларны саклап калуда читтә яшәүче якташларның да ярдәме сорала.

Яшәүчедәге 38 йортта 86 кеше яши. Буш йортлар да бар. Мәктәптә 4 бала укый. Киләсе елда поселыкка 90 ел тулачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100