news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Яшәүче авылында балалар мәйданчыгы урнаштырганнар

Яшәүче авылы клубы ишегалды балалар тавышына күмелде, араларында шәһәрдән кайтучылар аеруча күп.

Чирмешән районының Яшәүче авылында балалар мәйданчыгы урнаштырганнар
Гөлсирин Таҗиева

(Чирмешән, 15 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).  Чирмешән районының Яшәүче авылында балалар мәйданчыгы урнаштырганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә атынгычы, кәмите, шуып төшә торган күтәрмәсе булган балалар мәйданчыгы урнаштырдылар. Аны, авыл имамы Фаил Мортазин үтенече белән, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин юллап биргән. Хәзер мәйданчыкның кайбер җиһазларын урнаштырып бетерәсе бар.

Яшәүче авылы клубы ишегалды балалар тавышына күмелде, араларында шәһәрдән кайтучылар аеруча күп. 

news_right_1
news_right_2
news_bot