Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Яшәүче авылы 90 еллыгын билгеләп үтте
Авылның иң яшь кешесе Рузилә Хәсәншина 2013 елны туган.
(Чирмешән, 24 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Яшәүче авылы 90 еллыгын билгеләп үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Күмәкләшү вакытында авылда идарә бинасы, мәктәп, клуб, сәүдә ноктасы, фермалар, амбарлар төзелгән. Аерым бер колхоз булып яшиләр. “Яшәүче” колхозы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Сугыш елларында биредә кавын-карбызга кадәр үстергәннәр.
Кызганыч, бүген монда да, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр гомер кичерә. Авылның иң яшь кешесе Рузилә Хәсәншина 2013 елны туган. Авылның башлангыч мәктәбендә 4 бала белем ала. Берничә ел элек биредә республика программасы нигезендә яңа мәдәният йорты төзеделәр, халыкка медицина ярдәме күрсәтергә фельдшер-акушерлык пункты да бар.
Кечкенә поселокның халкы дус, бердәм булып яши. Ел саен диярлек авылдашлар көче белән “Авыл көне”н үткәрү дә шуны дәлилли. Быел әлеге бәйрәмне инде унынчы тапкыр оештырдылар.
Мәйданда атлар чабышында җиңүчеләрне бүләкләү, колгага менү, капчык сугышы, катыктан акча эзләү, аркан тартышу һәм башка уеннар да булды. Аларда бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә актив катнашты. Биредә хатын-кызлар да көрәште, бавырсак пешереп килүчеләрне дә бүләкләделәр. Халык кичкә кадәр таралмады.
Озакка сузылган көрәшне дә сабыр гына ахырга кадәр карап бетерделәр. Түбән Камада яшәүче Динар Гатиятов баш батыр булып калды. Аңа кер юу машинасы һәм тәкә бүләк иттеләр. Сүз уңаеннан, Динарның әтисе Фәгыйль бәйрәмгә үз өлешен керткән, ярышларда катнашучыларга байтак бүләк алып кайткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз