news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Якты Тау авылында малларга чыбыркылы көтүче кирәкми

Авыл көтүенә 20 баш мал йөри.

(Чирмешән, 15 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров) Чирмешән районының Якты Тау авылында малларга чыбыркылы көтүче кирәкми. Якты Тау авылының шәхси хуҗалык малларын электр көтүчесе саклаячак, дип яза җирле басма.

Аны үзләре акча җыеп, 15 мең сумга сатып алганнар. Инде әлеге “көтүчене“ көйләп бетерәләр. Җиһазларны карап торуны бер кешегә йөклиләр һәм аңа ай саен мал башыннан 200әр сум акча түләп торачаклар. Авыл көтүенә 20 баш мал йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot