news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Якты Тау авылы 90 еллык юбилеен үткәрде

Якты Тауга 1927 нче елда нигез салынган.

Чирмешән районының Якты Тау авылы 90 еллык юбилеен үткәрде

(Чирмешән, 20 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Якты Тау авылы 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Бәйрәмне Зур болын дигән урында, үзләренчә, җыйнак кына, тыйнак кына үткәрделәр, төрле уеннар оештырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Уеннарда катнашкан башка балаларны да бүләк биреп үсендерделәр. Бәйрәм барышында дистәләп кешене бүләк алырга дәштеләр: юбилярларны, яңа йорт салучыларны, “Авыл көнен” оештыручыларны, эштә уңганнарны.

Якты Тауга 1927 нче елда нигез салынган. Башта Иске Кадидан өч гаилә күченгән. Шулардан Вәлиәхмәт Билаловлар гаиләсендә туган Тәүфыйк – поселокта дөньяга килгән тәүге бала. Тәүфыйк Билалов озак еллар “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында рәис булып эшләде.

Монда йортлар саны 134 булган (бүген 75 тирәсе).1957 нче елдан авылда радио сөйли башлый, 1967 нче елда Сөләйман Сафиннар телевизор ала. 1953 елда клуб төзиләр; 1999 нчы елда өйләр газ челтәренә тоташтырыла.

Якты Тау бәйрәмен клуб мөдире Ләйсән Нотфуллина, китапханәчәе Әлфия Кәлимуллина, шулай ук Ислам Нотфуллин, Ренат Кәлимуллиннар оештырган. Авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов та бүләкләр алып килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100