Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Яңа Кади җирлегендә узган ел өчен салым җыялар
2017 елда биредә яшәүчеләрдән 135 мең 800 сум үзара салым җыелган, моңа республикадан бирелгәнен дә кушкач 679 мең сум булган.
(Чирмешән, 18 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Яңа Кади авыл җирлегендә план буенча 432 мең сум күләмендә салым җыелырга тиеш. Бүгенгә 350 мең сум акча тиешле счетларга күчерелгән дә.Авылда яшәүчеләр салымнарын октябрь башында ук түләп бетергәннәр. Кайчандыр авылда яшәгәндә пай җирләре булган, бүген инде читтә гомер итүчеләр белән эшли җирлек Советы хезмәткәрләре. Алар белән элемтәгә чыгып, салымнарын түләү-түләмәүләрен ачыклыйлар, дип яза җирле басма.
Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым җыю да яхшы оештырыла. 2017 елда биредә яшәүчеләрдән 135 мең 800 сум үзара салым җыелган, моңа республикадан бирелгәнен дә кушкач 679 мең сум булган. Бу акчаларга ел дәвамында байтак эш башкарганнар: “Чәчәкле алан” чишмә буен матурлаганнар, авылдагы бер зират тирәсен коймалап алып, территориясендәге зур агачларны кискәннәр. Урамнарны ямьсезләп торучы хуҗасыз, ташландык җиде йорт янында 95 метр озынлыгында, профнастилдан койма тотылган. Кышын юлларны кардан чистартуга бераз запас калдырганнар.
Киләсе елда бер кешедән 800 сум күләмендә үзсалым акчасы җыярга һәм алдагы елда да әлеге акчаны “Чәчәкле алан”ны карап торуга, авылдагы икенче зиратны да тәртипкә китерүгә, урам яктырткычларын яңартуга, көйләүгә, җәен юл кырыйларын чабарга, кышын кардан чистартуга кулланырга килешкәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз